Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

"Күп укыган күп белер"

27 нче май көнне Кече Рәс авыл китапханәсендә  Китапханә көненә багышланган “Күп укыган күп белер” дип исемләнгән бәйрәм булып узды.

Бәйрәмдә балалар белән “Китаплар иленә сәяхәт” иттек. Төрле тукталышларга туктап, бик күп кызыклы мәгьлумат тупладык үзебезгә: китапның килеп чыгышы, нинди юллар аша үтеп, безнең кулга килеп җитуенә ачыкладык. Китап турында куп кенә мәкалләр, табышмаклар әйттек. Балалар барысын да тиз чишеп, җавапларны таптылар!

Барыбыз өчен дә бик күңелле, җанлы бәйрәм булды!

Барлыгы 10 кеше катнашты.