Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

"Ярый әле сез бар, үрнәк алырлык!"

20 нче апрель көнне Кече Рәс авыл китапханәсендә   Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Ветераннар  белән истәлекләр уртаклашу “Ярый сез бар, үрнәк алырлык “  дип исемләнгән кичә булып узды. Алар безгә  сугыш елларында күргән кыен вакытлары,  кичергән авыр мизгелләре турында искә алдылар.  Аларның шундый сабыр, түзем булып нинди авыр вакытларны уздырып,җиңү яулап, безнең көннәргә якты, тыныч, аяз күк йөзе китергәннәренә таң калабыз!

Сагышлы уйларыннан арындырып  ветераннарыбызны яңа кайткан китаплар белән таныштырдык, күңелләрен күтәрдек!

Барлыгы 10 кеше катнашты.