Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

"Чиксез галәм серләре"

12 нче апрель көнне Космонавтика көненә багышланган “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән кичә үтте. Укучыларга китап күргәзмәсе оештырылды, кызыклы фотосурәтләр күрсәтелде. Соңыннан укучыларның белемнәрен сынап карау өчен викторина уйнап алдык. Барлык укучылар да актив катнаштылар, безне үзләренең белемнәре белән шаккаттырдылар. Бик тә тырыш, булдыклы балалар икән барысы да!

Барлыгы12 кеше катнашты.