Туган телем - иркә гөлем.
21 февраль дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кече Рәс авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче безнең телебез – татар теле, шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш, сабыйларыбызның теле туган телдә ачылып, телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз булып торуы турында сөйләп үтте. Күргәзмәдә татар телендә язылган шигырьләр, әкиятләр, мәкальләр укылды.