"Яман белән юлдаш булма"
Кече Рәс авыл китапханәсендә, эчкечелекне профилактикалау кысаларында укучылар белән әңгәмә оештырылды.Төп максат итеп эчкечелеккә каршы көрәш, бу начар гадәтне булдырмау торды. Үз-үзеңә хуҗа булырга өйрәнергә, тормышның кадерен белеп яшәргә, аның өчен җаваплылык тоярга, ныклы ихтыяр көче тәрбияләргә, кирәк чакта “Юк!” сүзен әйтә белергә кирәклекне китапханәче сөйләп үтте.