Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

"Канатлы дусларыбыз"

3 нче апрель көнне Кече Рәс китапханәсе “Дуслык” балалар бакчасы белән берлектә бөтендөнья кошлар көне уңаеннан «Канатлы дусларыбыз» дип исемләнгән музыкалҗ кичә үткәрде.Яз җитте! Елның искиткеч вакыты. Урамда кояш балкый, безне җылы нурлары белән сөендерә, кошлар кычкыра, кәефебезне күтәрә, тирә-юньдәге табигать җанлана. Язның мөһим билгесе-җылы яклардан кошларның кайтуы . Балалар бакчасына, мәктәпкә иртән барганда, беренче чиратта, без балабызның игътибарын кошлар җырлауга юнәлтергә тиешбез, һәр кошның үз җырлавы һәм тавышлары төрле. Бу көнне без балалар белән кошлар турында җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, кошлар турында табышмаклар чиштек һәм күңелле уеннар уйнадык.