"Ярый әле сез бар бу дөньяда!"
7 нче март көнне Кече Рәс авыл клубында 8 март - Халыкара хатын кызлар бәйрәме уңаеннан бәйрәм концерты үткәрелде. Авылыбызнең ир-егетләре гүзәл затларыбыз хөрмәтенә бик тә эчтәлекле һәм җанлы концерт куйдылар.
Соңыннан залда утыручы барлык хатын -кызларыбызга чәчәкләр таратылды.
Барлыгы 100 кеше катнашты.