Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

" Нәүрүз"

19 март көнне Мүлмә авылында " Нәүрүз" бәйрәме үтте. 21 март- язгы көн белән төн тигезләшүе. Борынгы төрки халыклар Яңа елны менә шушы көнне үткәргәннәр. йорт саен кереп кешеләргә бәхет теләгәннәр, елларның уң булуын юраганнар. һәм шул ук вакытта һәр йорт хуҗасы хәзинәдә булган байлыгыннан бераз өлеш чыгарып ризык биргән. барлык авыл халкы бергә ңыелып бәйрәм ясаганнар.

бездә Мүлмә авылында шушындый йоланы кайтару йөзеннән авыл халкы һәм мәктәп укучылары белән берлектә , мәдәният йорты каршында , Мәктәп укучылары ңыйган ярмалар белән зур казанда ботка пешердек, коймакбелән чәй эчтек. ңырлап биеп , төрле ярышлар үткәрдек. Бәйрәмннән бар да кәнәгать калдылар.