Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

" Хезмәт төбе хәзинә"

Әниләр көне уңаеннан " Хезмәт төбе хәзинә" дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдәге эшләрнең башкаручысы Нуриева Рузилә. Бугенге көндә Рузилә үзедә - әни кеше. Балалары кечкенә булуга карамастан бар эшкә дә өлгерә. Күргәзмәне барлык авыл халкы да бик  зур кызыксыну белән карады. Мәктәп укучылары өчен ул мастер класс та күрсәтте. Бу матурлыкка сокланмый мөмкин түгел иде.