Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Хезмәт төбе хәзинә" Мастер класс .Башлангыч сыйныфлар өчен.

 Авыл китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан " Хезмәт төбе хәзинә" дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә куелган эшләрнең авторы Нуриева Рузилә балалар өчен мастер класс үткәрде. Кул эшләренең нинди материалдан, ничек эшләнүе турында бик кызык итеп сөйләде. Балалар үзләре дә кул астында булган материалдан яңа ел уенчыклары ясадылар.