Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Ифтар мәҗлесе".

      Рамазан ае - мөселман календаренда иң изге һәм  иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае. Бу изге айда һәрбер мөселман изгелекле гамәлләр кылырга тиеш.  Ифтар да бер изгелек булып тора. 15 июнь көнне Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ифтар мәҗлесе уздырылды. Мүлмә авылы мәчете имам хатыйбы  Нияз Гараев Ифтар мәҗлесенә килгән мөселманнарга вәгазь сөйләде. Барысы 34 кеше катнашты. Табын әзерләүдә ОАО “Агрофирма “Татарстан”  һәм Мүлмә авылы мәчете матди ярдәм күрсәтте.