Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

Яңалык

“Тукай безнең күңелләрдә”

26 апрель көнне мәдәният йорты,мәктәп,китапханә белән берлектә Габдулла Тукай тууына 130 ел уңаеннан сәг.15.00 “Тукай безнең күңелләрдә” исемле бәйрәм кичәсе үткәрдек.

“Мин Тукайны яратам”

23 апрель көнне китапханәдә китапханәгә килгән укучылар белән Габдулла Тукай тууына 130 ел уңаеннан “Мин Тукайны яратам” исеме астында рәсем бәйгесе үткәрдек.

“Өлкән булып үткән балачак”

7 май көнне сәг.11.00 мәдәният йорты каршындагы һәйкәл алдында “Өлкән булып үткән балачак” дип исемләнгән кичә үткәрелде

Культурный дневник буенча тәрбия сәгате

20 апрель көнне сәг. 8.00 дә Казаклар мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Культурный дневник буенча тәрбия сәгате үткәрелде.1 - 4 сыйныфта барлыгы 10 укучы бар.Иң элек укучылар үзләре барган истәлекле урыннар турында сөйләп киттеләр,тошкән фотоларын карадык.

"Елмай шоу!"

1 апрель көнне сәг.15.00 мәдәният йорты белән берлектә “Елмай шоу!” исем астында уен-көлкеле тамаша үткәрелде.

“Яз сылуы Нәүрүзбикә”

20 март конне сәг.11.00 “Яз сылуы Нәүрүзбикә” дип исемләнгән кыш озату бәйрәме үткәрелде.

“Гүзәллеккә кеше узе хуҗа” дип исемләнгән экологик викторина.

15 март мәдәният йорты белән берлектә “Гүзәллеккә кеше узе хуҗа” дип исемләнгән экологик викторина үткәрелде. Максаты:,балаларга экологик тәрбия бирү,кеше үзе тырышса гына экологиябез чиста булачагын аңлату. Катнашучылар ике командага буленеп ярыштылар. Викторина да экологиягә кагылышлы сораулар бирелеп җаваплар табылды.Викторина уен белән үрелеп барылды.

"Язларның матурлыгы"

Казаклар мәдәният йортында “Язларның матурлыгы” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Максаты: Балаларыбыз,яшьләрнең хатын-кызларыбызга ихтибарлы,мәрхәмәтле булуларын искә тошерү.Бәйрәм кичәбезнең концерты матур шигырь юллары,җыр биюләр белән үрелеп барды.

"Наркотик гомерлек афәт!"

1 матр конне китапханәгә килгән укучылар белән Наркоманиягә каршы “Наркотик гомерлек афәт!” дип исемләнгән альбом эшләдек,стендта ясадык.Максаты:балаларны кече яшьтән үк наркотикның куркыныч нәрсә икәнен аңлату

Туган телем татлы телем"

Казаклар китапханәсе туган тел көне уңаеннан Казаклар мәдәният йортында "Туган тел татлы тел" исемле әдәби кичә уткәрде.

"Без ышанычлы кулларда"

20 нче февраль көнне Казаклар мәдәният йортында "Без ышанычлы куллар" дип исемләнгән Ватанны саклаучылар көненә бәйрәм концерты уткәрелде.