Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

"Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек"

13 февраль көнне Өнсә мәдәният йортында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына карата "Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек" дип исемләнгән кичә булды. Кичәгә районыбызның төрле авылларыннан 16 әфганчы кунак булып килде. Өнсә авылы үзешчәннәре аларга бик матур концерт программасы тәкъдим итте. Кичә аннан соң табын артында дәвам итте. Әфганчылар хәтирәләрен яңарттылар, һәлак булган иптәшләрен искә алдылар.