Инсинская сельская библиотека - филиал № 14

"Котлы булсын Нәүрүз!"

  Каенлык авыл җирлегенең Өнсә авылында Нәүрүз- Кыш озату бәйрәме бик күңелле үтте. Бу көнне авылның яше-карты бар эшләрен бер читкә куеп, авыл үзәгенә, Өнсә мәдәният йорты янына җыелды. Бәйрәмгә килгән авыл халкын дәртле көй, матур җырлар каршы алды. Бу көн "Шигърият көне" дә булу уңаеннан бәйрәмгә килгән кунаклар, авыл кешеләре, балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Ә иң күңеллесе, әлбәттә, карга боткасыннан авыз итү булды.