Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Бөтендөнья океаннар көне"

Бөтендөнья океаннар көне ел саен июнь башында билгеләп үтелә. Бу Бөтендөнья мәгълүмат җиткерү һәм табигатьне яклау гамәлләренең истәлекле көне. Китапханәче “Кояшкай” мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Әңгәмә барышында китапханәче малайларга һәм кызларга Җир планетасының уникальлеге, планетада яшәү өчен кирәкле үзенчәлекләр турында сөйләде. Китапханә кунаклары океаннарны пычрату проблемалары турында белделәр, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклегенә инандылар. Ахырда "Смешарики" мультфильмы, "Кечкенә зур диңгез" сериясе күрсәтелде.