Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Россия көне

Россия көне бәйрәме патриотик сыйфатларга ия һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символына әверелә. Китапханәче мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара кунаклары бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, дәүләт төзелеше, илнең дәүләт һәм рәсми булмаган символлары турында белделәр. Чара кысаларында яшь укучылар «Русские узоры» пазлын җыйдылар, төрле китапларны яратып карадылар, Россия турында шигырьләр укыдылар. Чарада катнашучылар үз белемнәрен киңәйттеләр һәм яңа белемнәр белән баедылар.