Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Китап йорты

Китапханәләр көне - профессиональ китапханәчеләр бәйрәме генә түгел, китапларны яраткан һәм аларның җәмгыятьнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында зур роль уйнавын аңлаган барлык кешеләр бәйрәме дә ул. Нәкъ менә китапханәләр кешелек дөньясы үсешенең меңьеллык юлын үз эченә алган китапларны кадерләп саклыйлар һәм җәмгыять үзенең формалашуы процессында узган тарихи этапларның иң якты дәлилләре булып торалар. 27 майда билгеләп үтелә торган Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада балалар китапханә тормышына чумдылар: формулярлар белән таныштылар, китапларның киштәләрдән нинди принцип буенча аерылуын белделәр, китап фондының төшенчәсе белән таныштылар.