Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Виктор Петрович Астафьев - тормыш һәм иҗат"

Авыр балачак, ятимнәр приюты, сугыш - Виктор Астафьев өлешенә күп сынаулар туры килде. Үзенең беренче әсәрен ул 27 яшендә язган, "Гражданский человек" хикәясе Астафьевның әдәби карьерасында беренче булды. Ул себер авылларының матурлыгы турында да, кырыс сугыш хәлләре турында да дөрес язган. Дөбъяз авыл китапханәсендә «Виктор Петрович Астафьев - тормыш һәм иҗат» дигән китап күргәзмәсе оештырылачак. Ул укучыларга адресланган һәм язучының иҗаты белән мавыккан һәркем өчен кызыклы булачак.