Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Тукай безнең күңелләрдә"

Габдулла Тукай иҗаты бүген дә яши һәм активлыгын югалтмый. Ни өчен? Чөнки бу бөек иҗат дөнья мәдәниятенең һәм сәнгатенең барлык төрләренә уңай йогынты ясый, аларны баета һәм үсәргә ярдәм итә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Дөбъяз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында шигырьләр конкурсы үткәрелде. Чара мәктәп китапханәсе мөдире Гайнетдинова М.Ш. белән берлектә оештырылды. Балалар актерлык осталыгында, сәнгатьле укуда үз сәләтләрен күрсәттеләр. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, ә калганнарына рәхмәт хатлары тапшырылды.