Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

«Безнең йорт - Җир»

Авыл китапханәсендә узган чираттагы чара - «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Безнең йорт - Җир» экологик уен-викторинасы булды. Катнашучыларга командаларга бүленеп, экологик-биологик проблемаларны хәл итү мисалларын чагылдыра торган биремнәрне үтәргә кирәк иде. Уен 6 раундтан торды: «Фотозагадки», «Логик чылбыр», «Китап джунгли», «Сүзнең составы», «Ышанам - ышанмыйм», «Әсәрне әйт». Уенчыларга ярдәмгә "Китап аша экологиягә" китап күргәзмәсе оештырылган иде. Уен барышында катнашучыларга экология өлкәсендәге белемнәрен бәяләргә, эрудиция, логика күрсәтергә, шулай ук Россиядә табигать һәм экология проблемалары турында яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирелде.Командаларны Гайнетдинова  Миләүшә Шакуровна - Дөбъяз урта мәктәбе китапханәчесе бәяләде.