Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

«Табигатьнең могҗизалары»

Халыкара Җир көнендә китапханәче балаларга бу датаның тарихы һәм аның күпьеллык традицияләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларга «Безнең уртак йортыбыз җир» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар шифалы үләннәр, хайваннар һәм үсемлекләр, әйләнә-тирә мохит турында матур әдәбият белән таныштылар. Чара азагында һәр катнашучыга "Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын һәм бөтенлеген саклау өчен мин нәрсә эшли алам" дигән киңәш бирергә тәкъдим ителде.