Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Балалар язучылары"

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы икенчне көне балалар язучысы-юбилярларга багышлана. Китап күргәзмәсе ярдәмендә укучылар юбиляр язучыларның тормышы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы фактлар белә. Күргәзмәнең кызыклы бизәлеше, интерактив биремнәрне оригиналь тәкъдим итү, укучыларның игътибарын җәлеп итте. Үсеш өчен кояш яктысы, су һәм туклыклы туфрак кирәклеге кебек үк, китаплар уку балаларга тикшеренү һәм үсеш өчен нигез булып тора. Китапларны укыганда, кеше үзенең эмоциональ өлкәсен дә үстерә: яратырга һәм гафу итәргә, кайгыртырга һәм анализларга өйрәнергә.