Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Әдәби эрудит"

“Пушкин картасы” программасы кысаларында Дөбъяз авыл китапханәсе “Әдәби эрудит” яшьләр белән интеллектуаль-күңел ачу команда уены үткәрде. Квизбук формасындагы уен төрле катлаулылыктагы җиде раундтан торды. Командаларга бүленеп, уенчылар әдәби биремнәр башкардылар һәм язучылар, әсәрләр белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Балалар белем күрсәттеләр, “Әдәбият героен тап”, “Дөрес - дөрес түгел”, “Цицитата җый”, “Блиц-турнир”, һ.б. раундларда эрудиция һәм тапкырлык күрсәттеләр. Чарада ярышучанлык, хезмәттәшлек һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Командаларны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирҗанова Венера Мөбәрәкҗановна бәяләде. Квизбук җиңүчеләрне котлау белән тәмамланды.