Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

«Гасырларда шигъри тавышлар»

Уку - үзенә буйсындыручы һәм мавыктыргыч үзенчәлекле энергиягә ия. Китап укырга яратучылар өчен, Бөтендөнья язучылар көненә Дөбъяз авыл китапханәсе мөдире «Гасырларда шигъри тавышлар» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Анда укучыларга рус һәм чит ил классикларының, хәзерге заман авторларының яраткан әсәрләре, шулай ук үсмерлек өчен китаплар тәкъдим ителде.