Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Укучы укучыга бүләк итә"

Дөбъяз авыл китапханәсе 14 февраль көнне билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган “Китапларны яратып бирегез” дигән сигезенче гомумроссия акциясенә кушылды. Акция, Россия Мәдәният министрлыгы, Россия китап берлеге һәм Россия китап таратучылар ассоциациясе ярдәмендә, Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм «Растим читатель» ассоциациясе инициативасы белән, 2024 елның 12-18 февралендә бөтен Россия буйлап уза. Китапханәдә буккросинг полклары оештырылган. Анда укучыларның киң даирәсе өчен әдәбият тәкъдим ителгән. Теләгән һәр кеше күңеленә хуш килерлек китап таба ала. Әлеге күргәзмәнең зур ихтыяҗдан файдалануын, хәтта ялда булган СВО сугышчылары да үзләренә кызыклы китап таба алдылар.