Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

«Шагыйрь-герой Муса Җәлил»

Пушкин картасы» проекты кысаларында Дөбъяз авыл китапханәчесе «Шагыйрь-герой Муса Җәлил» исемле тематик интеллектуаль уен үткәрде. Чара Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Аннары чарада катнашучылар, 2 командага бүленеп, уенны башлап җибәрделәр. Уен 4 турдан торды, анда командалар М.Җәлил иҗатын белү өчен ярыштылар. Чара ахырында уенга йомгак ясалды. Шагыйрь Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән шагыйрь.