Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Акыллы Интернет

Иминлек Рунеты атналыгы кысаларында Дөбъяз урта мәктәбе укучылары өчен “Акыллы Интернет” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әңгәмә барышында Интернет - бик файдалы әйбер икәнен ачыкладылар. Интернет төрле документлар (гаризалар, рефератлар, докладлар һ.б.) төзү өчен күп мәгълүмат бирә; тормышның төрле өлкәләрендә: фәндә, мәдәнияттә, мәгарифтә яңа технологияләр турында белергә булыша.Ләкин , Интернет челтәрендә үз шәхси мәгълүматларыңны хәбәр итәргә, таныш булмаган кешеләрне дусларга өстәргә, интернет - танышлар белән шәхси очрашуга риза булмаска кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк: Бөтендөнья пәрәвезендә аралашканда, аралашу мәдәниятен сакларга кирәк.