Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Якташ язучы"

Дөбъяз  авылы китапханәсендә якташыбыз – Солтан Шәмсинең якынаеп килүче туган көненә багышлап әдәби чара узды. Китапханәче кичәнең кунакларын Солтан Шәмсинең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Чара барышында язучының иҗаты белән таныш булган китап укучылар үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Китапханәче “Якташ язучылар” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Чара бик файдалы һәм мәгүлъмәт булды.