Центральная детская библиотека

Дамир Гарифуллин иҗаты буенча тапшыру

Җөмһүриятебездә күренекле шәхесләр туып үскән авыллар аз түгел. Сарман районындагы Яхшыбай авылы - шуларның берсе. Язучы, журналист, тарихчы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин тумышы белән шушы авылдан. Бүгенге тапшыруда аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде. Дамир Гарифуллинның балалар өчен язган "Аланда", "Кем кайда бәллү иткән?", "Иртән" шигырьләре яңгырады.