Центральная детская библиотека

Әниләр бәйрәме

Балалар үзәк китапханәсенә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан нәни китап укучылар әниләре белән килде. “Ак калфак” оешмасының район берләшмәсе китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырган бәйрәм кичәсе гаҗәеп җылы мохиттә, күңелле дә, файдалы да булды. Кичәдә әниләр балаларга прическа, бантиклар, котлау откырткалары ясау, табын әзерләү буенча мастер-класслар да күрсәттеләр.ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган викторина сорауларына әниләр дә, балалар да бик актив җавап бирделәр.Китап сөюче балалар һәм әниләре белән бергә уздырылган бу чара барлык катнашучыларга ошады.