Центральная библиотека

Китапханәчеләр ТНВ каналында “Башваткыч“та катнаштылар

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова җитәкчелегендә районыбыз китапханәчеләре ТНВ каналында “Башваткыч“та катнаштылар.

Район үзәк китапханәсеннән Чулпан Нурмөхәммәтова, Тәбәрледән Финисә Шәһәбиева, Иж-Бубыйдан Рафисә Мусина тапшыруда осталыкларын һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

"Башваткыч"тагы сораулар үзебезнең туган төбәккә, язучыларыбзга багышланган иде.

Әлеге тапшыруны 27 октябрьдә 18:00 сәгатьтә ТНВ каналыннан күрсәтәчәкләр.