Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Юлын белгән адашмас"

16 февральдә публицист һәм сатирик Фәнзаман Батталның тууына 85 ел тула. Ф. Баттал киң җәмәгатьчелеккә язучы — сатирик һәм публицист буларак билгеле.

Язучының юбилеена Яңа-Авыл авылы китапханәсендә "Юлын белгән адашмас" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Баттал әсәрләре белән беррәттән, аның тормышына һәм иҗатына багышланган биографиясе тәкъдим ителде.