Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Муса Җәлил безнең күңелләрдә"

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәдә "Муса Җәлил безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлелек кебек сүзләр тора. Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Күргәзмәдә Муса Җәлилнең геройларча батырлыгы, аның фашистларга каршы әсирлектә аяусыз көрәше, тирән патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре турында бай мәгълүмат табарга була. Әлеге китаплар һәркемгә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тагын да ныграк аңларга һәм өйрәнергә, Ватанга тугрылык тәрбияләргә ярдәм итә.

Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә