Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Гаилә кечкенә ил" ("Семья маленькая вселенная")

2024 ел – Россия президенты В.В.Путинның Указы белән Россиядә Гаилә елы итеп игълан ителде. Әлеге уңайдан авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә хәзерге язучыларның китаплары да, вакыт тикшерүен үткән китаплар да урын алды. Бу китапларда гаилә, ата-ана мәхәббәте һәм гаилә кыйммәтләрен саклау кебек темалар чагылдырыла. Шулай ук балалар өчен, гаилә белән бергә укыр өчен китаплар куелды.