Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Яңа ел кичендә"

Елның соңгы кичендә мәдәният йортларында бәйрәм тамашалары үткәрү - электән килгән матур гадәт. Яңа-Авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә быел да күңелле тамаша оештырдык.
Яңа елны каршылаганчы, гаилә белән клубка барып, концерт карап, төрле уеннарда катнашып, күптән очрашмаган таныш-белешләрең белән күрешү, лотереяда бүләкләр оту — бәйрәм киченең күңелле мизгелләре.
Яңа ел сәгатьләре сугарга санаулы гына сәгатьләр калып барганда, Яңа-Авыл халкы һәм авылга кунакка кайтучылар да мәдәният йортына җыелды. Бәйрәм тамашасы быел да күңелле үтте. Ул мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр һәм балалар чыгышы белән үрелеп барды.
Авыл җирлеге башлыгы Мәгъсүм Салихҗанович, барысын да бәйрәм белән котлап, һәр кешегә исәнлек-саулык, һәрбер йортка бәхет һәм иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Бәйрәм кичәсенә Кыш бабай һәм Кар кызы да килде. Залда утырган барлык тамашачылар кыш бабайдан төрле, күчтәнәчләр, тәм-томнар да алдылар. Җыр-биюләр генә түгел, уеннар да күп иде. Аларда олысы да, кечесе дә катнашты. Урамда да, сәхнә түрендә дә матур итеп чыршы бизәлгән иде.
Кичә гадәттәгечә лоторея уены белән тәмамланды.