Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Әтием турында"

15 нче октябрьдә Россия гаилә бәйрәмен - Әтиләр көнен билгеләп үтәчәк. Бу бәйрәм рәсми рәвештә Россия Федерациясе Президенты Указы белән гаилә институтын ныгыту һәм балалар тәрбияләүдә әти кешенең роле мөһим икәнлеген белдеру максатыннан оештырылды. Әтиләр көне җәмгыять өчен, аеруча яшь буын өчен бик мөһим, чөнки һәр бала үз тормышындагы иң кадерле кешеләргә рәхмәт белдерә. Әти - гаилә башлыгы, кыю яклаучы һәм кадерле кеше.
Бәйрәм көне уңаеннан, 5 нче сыйныф укучылары әтиләре турында сочинение яздылар. Кызларның әтиләрен яратулары, хөрмәт итүләре күренеп тора.
Без бөтен әтиләребезне Әтиләр көне белән котлыйбыз. Әтиләр белән горурланабыз һәм сезгә бәхет, сәламәтлек һәм тынычлык телибез!