Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Чал тарихлы мәктәп"

Кеше тормышының истәлекләргә бай, һәрвакыт сагынып сөйли торган бер мизгеле ул - мәктәп еллары. Күпме язмышларны олы тормыш юлына аяк бастырган мәктәп үзе, гүя баласын олы юлга озаткан ана кебек, шуларны сабыр гына күзәтеп тора.
1931 еллар башында мәҗбүри башлангыч белем бирү кертелгәч, авылда мәктәп ачу бурычы килеп баса. Беренче мәктәп булып Даутов Х.өе хезмәт итә. 1932 елда 30 бала шул өйгә 1 класска укырга бара. Авылның үз укытучылары булмый, беренче укытучы булып Кукмарадан килгән Хәҗәр апа эшли. 1933 елда яңа мәктәп төзелә, балалар саны да арта.
Китапханәдә "Укытучылар һәм остазлар" елы уңаеннан "Чал тарихлы мәктәп" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Мәктәп тормышы тарихы белән танышасыгыз килсә китапханәгә рәхим итегез.