Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Без-Тимурчылар"

Хәркемнен дә исендәдер әле , Совет чоры балалары горурланып «Без- тимурчылар» дия идек. Барыбыз да белә идек ,Тимурчылар- тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша. Тимурчылар-беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый. Тимурчылар- күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтылучылар…….
Ә хәзер кайда соң алар тимурчылар диярсез?
Бар ,бар алар хәзер дә.Тик алар заманча ВОЛОНТЁРЛАР исеме астында эшлиләр.
Менә безнең Яңавыл авылында яшь егетләрдән торган волонтёрлар төркеме оештырылды.Төркемнең җитәкчесе Ахмадиев Рифат Ришат улы. Өлкән яшьтәгеләрнең күбесенең балалары читтә, шәһәрдә яшиләр, алар янына еш кайта алмыйлар. Шуннан чыгып, волонтерларыбыз –«ялгыз яшәүчеләрне генә түгел, өлкән яшьтәге барлык әби-бабайлар турында да кайгыртырга, ярдәм итәргә кирәк «-дигән максат куйды.
-Без, ялгыз апаларга,әби бабайларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә телибез,һәм бу эшне олкәннәр декадасында башлап ел дәверендә дәвам итәчәкбез,ярдәм кирәк кешелэр безгә хәбәр бирсеннәр»-дилар алар.
Яңавыл мәдәният йортының сәхнәсен җырлап ,биеп дер селкеткән егетләр бу эштә дә сынатмаслар дигән өметтә калыйк.