Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

Гомернең алтын көзе"

Ел саен, көз җиткәч, 1 октябрьдан 10 октябрь көннәрендә өлкәннәр декадасы билгеләп үтәлә.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Китапханәдә өлкәннәр көне уңаеннан "Гомернең алтын көзе" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.