Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Мин кояшны яратам"

Луиза Әхмәтҗан кызы Хәйретдинова (1948 елның 19 сентябрендә туган — татар композиторы, ТРның атказанган сангать эшлеклесе. Юбилей уңаеннан китапханәдә композиторның җырларына багышланган "Мин кояшны яратам" - дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.

1948 елда хор укытучысы, композитор Әхмәтҗан Хәйретдинов гаиләсендә дөньяга килә. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең виолончель классын (җитәкчесе А.Н.Хәйретдинов), Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык факультетын (Альберт Леман классы буенча), Уфа дәүләт сангать институтын (Заһир Исмәгыйлев классы буенча) тәмамлый.  1973 елда Һади Такташ әкиятләре нигезендә Зөлфәт тарафыннан язылган либреттога "Мәкерле песи" беренче татар балалар операсын иҗат итә.