Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Хәтер төпләрендә утлы күмер"

22 июнь хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне без бу юлы шәм яндырып түгел ә башкачарак оештырырга булдык. Шушы көн уңаеннан хәтерләрне яңартыр өчен Яңа-Бәзәкә авылында яшәүче тыл батыры Альфинур апа Хазиевада кунакта булдык. Альфинур апа гомумән бик ачык кунелле, сабыр, зарланырга яратмаучы, тыйнак апа. Артык бер сүз дә язмыйча шуны әйтәсе килә, бу апаның бүгенге көндә бик бәхетле әни, әби, бианай булуына үз күзебез белән күреп, инанып кайттык. Алдагы көннәре дә куанычлы, шат, бәрәкәтле, тыныч тормышта узсын дигән теләктә калабыз.