Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Онытылмас шәхес"

19 май Нәҗип Лумави тууына 140 ел булып узды. Шул уңайдан китапханәдә "Онытылмас шәхес" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Нәҗип Думави исеме белән танылган Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев 1883 елның 19 маенда Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Аксубай районы) Яңа Дума авылында мулла гаиләсендә туган. Дүрт ел әтисе җитәкчелегендә авыл мәктәбендә һәм бер кыш Кизләү мәдрәсәсендә укып, башлангыч белем алганнан соң, Казанга килеп, 1902 елга кадәр Апанай («Касыймия») мәдрәсәсендә укый, шул ук вакытта татар балалары өчен ачылган рус мәктәбенә йөреп, рус телендә дә укырга-язарга өйрәнә.

Мәдрәсәне тәмамлагач, унтугыз яшьлек Нәҗип Учительская школада уку турында хыяллана. Ләкин, матди хәле авыр булу сәбәпле, бу уен тормышка ашыра алмый һәм хезмәткә ялланырга мәҗбүр була.

Н.Думави 1905-1921 елларда вакытлы матбугатта повестьлары, хикәяләре, публицистик һәм әдәби тәнкыйди мәкаләләре белән актив катнаша. Аның «Болгар кызы Тойгы туташ» (1911), «Юкка үлде» (1912), «Алла тигезли» (1912), «Кем гаепле?» (1912), «Карт мөгаллимнәр» (1914), «Сугыш каһарманы, яки агач аяк» (1916), «Головка» (1917) кебек хикәя, повестьлары үз вакытында аерым китаплар һәм җыентыклар булып басылып чыга.

Ул балалар өчен дә күп язган. Нәҗип Думавиның «Авыл балаларының яңгыр теләве», «Яңгыр соңында», «Беренче кар» кебек шигырьләре, «Габдулла», «Зәки», «Мортый белән Мукай», «Бер баланың көнлек дәфтәре» хикәяләре мәктәп дәреслекләренә һәм хрестоматияләргә кертелә. Гомумән, аның иҗатында татар әдәбиятының каршылыклы үсеш этаплары һәм идея-эстетик эзләнүләре чагылыш тапкан.