Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Туган ягы җырчысы"

Китапханәдә Таһир Набиуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Туган ягы җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
     Язучы Таһир Нәбиулла улы Нәбиуллин 1933 елның 25 мартында Татарстанның Апас районы Болын-Балыкчы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Балачак һәм үсмер еллары сугыш вакытына һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән авыл балаларының күпчелеге кебек, Таһир да кечкенәдән йорт һәм колхоз эшләренә җигелеп үсә.
      Әдәбият дөньясына омтылыш көчле булса да, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәри хезмәт юлын сайлаганда, кырыс чынбарлык Т.Нәбиуллинны бөтенләй икенче юнәлештән алып китә: ул, финанс-икътисад институтын тәмамлап, озак еллар Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе сәнәгать предприятиеләрендә институтта алган белгечлеге буенча эшли, 1969 елда исә Татарстанга кайтып, чирек гасыр берөзлексез Түбән Кама шәһәрендәге Нефть-химия берләшмәсенең баш бухгалтеры вазифаларын башкара.
      Киеренке көндәлек хезмәт аңа күңеле тарткан әдәби иҗат эше белән иркенләп шөгыльләнергә мөмкинлек бирми. Чын-чынлап иҗат эшенә ул, үзе икърар иткәнчә, фәкать хезмәт стажын тутырып лаеклы ялга чыккач кына ныклап керешә.
      Ул 1986 елдан «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем йөртә.
      Т.Нәбиуллин – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.