Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Татарның Ломоносовы"

Бүген Габдулла Гали улы Галиевка 95 яшь тулган булыр иде... Әгерҗе районы Крынды авылында туып - үскән егет 85 яшендә Алабуга институтын тәмамлавы һәм, илнең иң өлкән студенты буларак, Россия рекордлар китабына эләгүе һәм иң гаҗәбе-аны кызыл диплом белән тәмамлавы белән шаккаттырды. 5 ел дәвамында туган авылыннан 100 километр ераклыкта урнашкан Алабугага укырга барырга туры килә. Бервакыт бер шофер: "бабай, кая барасың?" дип сорый аннан. "Укуга"-дип җавап биргәч ышанмый "ярар, бабай, алдалама!" дип җавап кайтара. Әмма Габдулла Галиевич зачет кенәгәсен һәм студентлар билетын күрсәткәч, шаккатта, хәтта акча да алмый. Тиздән гадәти булмаган студент турындагы яңалык бөтен республика буйлап таралды һәм халык аны "безнең Ломоносов"дип атады. Ничек кенә авыр булмасын, Габдулла ага кышкы һәм җәйге сессияләр вакытында бер генә дәресне дә калдырмады, дип искә төшерәләр аның турында.
Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Әгерҗе районы Турдалы авылында туа. Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән, бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубьян урманнарында агач чыгара. 1943 елда Кырынды авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә беръеллык ветеринария курсларында укып кайткач, колхозда алты ел ветеринар һәм зоотехник булып эшли. 1952-1955 елларда Алабуга медицина училищесында укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була һәм 1989 елга чаклы районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер вазыйфасын башкара
Габдулла Галиеа—инде яше шактый өлкәнәя төшкәч кенә кулына каләм ала. Г.Галиев—1999 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы иде.