Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Көзге бал"

15 октябрь 3б, 4б сыйныф укучылары Яңавыл мәктәбе белән берлектә "Көзге бал" кичәсе оештырылды. Балалар бу көнне иртән үк күтәренке кәефтә иделәр. Ни өчен дисезме? Чөнки балалар бу бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр, 
 Дәресләр бетүне түземсезләнеп көтте балалар. Соңгы кыңгырау шалтырауга дәррәү кубып бәйрәмчә киенергә ашыктылар. Менә бәйрәм дә башланды. Җырлар, шаян уенннар, белән башланды кичә. Бигрәк тә укучыларга костюмнар парады, һәм "кара тартма" серен ачу уены бик ошады. Укучылар "Шалкан" әкиятен дә сәхнәләштерделәр. Бәйрәмебез бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды. Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.