Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Мәңге үлмәс Тукай әкиятләре"

 Еллар үткән...Ләкин син һаман яшь,
Син Һаман сау безнең күңелдә...”
(Хәсән Туфан)

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә.
Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
Китапханәбездә Г.Тукай иҗатына багышланган "Мәңге үлмәс Тукай әкиятларе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Һәм Тукай шигырьләрен укыдык. https://vk.com/wall-210315471_98