Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Китапханә серле дөнья"

 Бүген күрше Варклед-Аул(үзебезчә әйткәндә Әрем) авылыннан кечкенә кызчыгыбыз Мазитова Исламия китапханәдә кунакта булды. Китапханәче китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде. Кечкенә укучыбыз ничек итеп китап укучы булырга, китапханәдә  кызыклы балалар китабы һәм журналлар  булуын белде. Китапханәдә эшләнгән Г.Тукайга багышланган күргәзмә белән танышты, төрле әкиятләр, шигырьләр укылды.