Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Ял итәргә хокуклыбыз" яки "Безенең әле уйнар чак"

 Җәйнең беренче көнендә җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен уеннар оештырылды. Бәйрәмебез көндезге 10 нан кичке сәг. 8 гә кадәр дәвам итте. Балалар чын күңелдән ял иттеләр. Төрле уеннар уйнадык, тәмле тортлар белән чәйләр эчтек, кайнар ботка ашадык. Авыл советы рәисе Мәгъсүм Салихҗанович та балаларны котлап алар белән фикер алышты. Ел дәвамында мәдәният тормышын устерүдә зур өлешен керткән егет-кызларыбызга "Рәхмәт хатлары" тапшырылды.