"Тукай безнең рәсемнәрдә"
20 апрель Яңа-Авыл китапханәсендә Г. Тукайның 135 еллыгына багышланган атналык башланып китте. Атналыкның беренче көне Тукай әсәрләреннән рәсем конкурсы белән башланды. Китапханәдә "Күңелләрдә син Тукай" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.