Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Сугыш хатын-кыз өчен түгел"

 Республикабызда "Сугыш хатын-кыз өчен түгел..." проекты гамәлгә ашырыла. Бу прект Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгын истә тоту, башкаларга җиткерү. Бездә мәдәният йорты белән берлектә бу проектка кушылдык. Беренче эш итеп авылыбыздан сугышта катнашкан бердән-бер хатын-кыз Самига апа Даутованы зур хөрмәт белән искә алырга булдык. Самига апаның тормыш иткән нигезе каршында бөтен күршеләре белән җыелып аның язмышын искаә төшердек.  2007 елда район гәҗитенә Самига апа турында язма басылган иде. Аны 1998 елда Самига Даутованың үзе турында язган истәлек язмасын кулланып бастырганнар. Безгә дз ул истәлекләрне уку минутлары насыйп булды. Самига апаның тормыш иткән иптәше Хаҗиәхмәт абый да фронтта булган кеше. Аларның гомер иткән йортларында бүгенгесе көнне килене һәм оныклары яшиләр. Самига апаның истәлекләренә без әле алдагы язмабызда тулырак тукталырбыз.